Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватанны саклау – намус эше

Балалар иҗат йорты музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Новиков белән очрашу булып узды. Очрашуга 6 нчы мәктәпнең VI "А" сыйныф укучылары килде. Михаил Новиков "Кызыл йолдыз", "Октябрь революциясе" орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнгән ветеран. Әле тагын ул - ике "Дан" ордены кавалеры да булып тора. Шушы көннәрдә аңа...

Балалар иҗат йорты музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Новиков белән очрашу булып узды. Очрашуга 6 нчы мәктәпнең VI "А" сыйныф укучылары килде.

Михаил Новиков "Кызыл йолдыз", "Октябрь революциясе" орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнгән ветеран. Әле тагын ул - ике "Дан" ордены кавалеры да булып тора. Шушы көннәрдә аңа 88 яшь тулды. Ул әле дә халык арасында, яшьләр белән очрашуларга йөри. Лениногорск ветераннар советының мактаулы әгъзасы.
Михаил Алексеевич тумышы белән Чирмешән районы Күктәмә авылыннан. 1924 елның 25 февралендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 17 яшь була. Һәм 18 яшьлек егет, 1942 елның гыйнварында, фронтка китә. Мәскәү янындагы Көнбатыш фронтта фашистларга каршы көрәш алып бара. Эстониянең Тарту шәһәре янында яралана. Бу вакытта 1944 елның 8 августы була. Бары тик 3 айдан соң гына ул госпитальдән чыга. Шуннан Псков өлкәсенең Остров шәһәренә 6 айлык офицерлар әзерли торган курсларга җибәрелә.
-1945 елның 25 апрелендә курслар төгәлләнгәч, Венгриягә, Будапештка юнәлгән идек, ләкин барып җитә алмадык, Польша территориясеннән Берлинга китәргә туры килде. Ә анда совет солдатлары һавага ата, "Ура!" кычкыра, димәк, күптән көтелгән җиңү тантанасын зурлыйлар,- дип искә ала Михаил Новиков.
1946 елның октябрендә туган ягына кайтырга насыйп була. Апалары ул вакытта Лениногорскида торалар һәм ул да әтиләре белән монда күченеп килә.
Ветеранның алдагы тормышы мәктәп белән бәйле: башта укытучы, аннары Горкино авылында мәктәп директоры булып эшли. Бераздан Тимәш мәктәбенә күчерәләр.
-Ватанны саклау - намус эше,- дип дәвам итте кунагыбыз. -Үз бурычымны тулысынча үтәдем дип саныйм. Армиядә хезмәт итеп кайткан солдатларга, аларның кигән формасына һәм шинельләренә көнләшеп, сокланып карый идем. Шулай ук диңгезчеләрнең дә формасы һәм беретларына күз төшә, тизрәк шуларны үземнең дә киясем килде. Кайткан солдат-кавалерчылар оста итеп атлар белән эш итә, ат чабышларында катнаша, мәгърур кыяфәттә ат өстендә йөри беләләр иде. Менә шуларга һәрвакыт сокландым. Миннән кавалерчы чыкмады, Көнбатыш фронтка разведка отрядына эләктем бит,- ди Михаил Алексеевич.
Тормыш иптәше Мария белән ике ул һәм ике кыз үстергәннәр. Тик, кызганыч, хатыны 4 ел элек үлгән. Хәзергесе көндә ветеран кызы тәрбиясендә Тимәштә яши. "Байлыгы" да зур - ун оныгы, биш оныкчыгы бар.
Очрашу ахырында кунагыбызга укучылар кызыксынган сорауларын бирде. Ә ул, үз чиратында, армиягә хезмәткә һәрвакыт әзер торырга, Ватанны сакларга чакырды. Актив ветеран Михаил Новиков Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да булып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран