Авылыбызның олы ихтирамга лаек кешесе, гармунчы һәм баянчы, узенең бөтен гомерен авыл мәдәниятын үстерүгә багышлаган юбилярыбыз Газимҗан абый Миннегуловны 80 яшьлек юбилее белән котладык!
Тормыш иптәше - Җәмилә апа белән бүгенге көндә дә җыр һәм моң аша аңлашып яшиләр. Гөлт итеп торган йорт җирләрендә алар балаларына, оныкларына куанып матур гомер кичерәләр.
Олыны – олы, кечене кече итә белә торган тыныч холыклы, талантлы баянчыбыз Газимҗан абыйга, аның якыннарына сәламәтлек, озын гомер, тигез матур мул тормышлар теләп калабыз.





Фотолар:vk.com
Нет комментариев