ЮХИДИ тег белән яңалыклар
-
49 мең татарстанлы ЮХИДИ штрафлары барлыгын дәүләт хезмәтләре порталыннан белде
Хезмәтне куллану өчен автомобильнең дәүләт номерын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык номерын белергә кирәк.
-
Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус шоферларын тикшерү өчен рейдка чыгачак
Муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутларда пассажирларны даими яки заказга йөртүче автобусларны тулысынча тикшерәләр.
-
ЮХИДИ: йөк машинасы пенсионерның өстеннән чыккан (видео)
20 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районында булган аяныч хәл турында хәбәр иткән идек. Видеотеркәгеч язмасыннан күренгәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз юл аркылы светофорның кызыл төсе янганда йөгереп чыккан һәм авыр йөк машинасының тәгәрмәче астында калган иде. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Shaanxi йөк машинасының 25 яшьлек йөртүчесе, җәяүлене күрмәве турында белдергән. Меридиан...
-
ЮХИДИ инспекторлары күзгә күренмәскә әйләнәчәк
2016 елда ЮХИДИ инспекторлары юлларда махсус билгеләре булмаган гади автомобильләрдә патрульгә чыга алачак. - Мондый автомобильләр өчен махсус стандартлар кертеп, без әлеге чараларга әзерләнәчәкбез. Булдырып чыгарбыз, дип ышанам, - дип белдерде Россия Эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов. Аның фикеренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулланачак машиналарда утлы-график индикация булмаячак. Тик шуңа да...
-
Лениногорскилыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтә
ЮХИДИ идарәсе явым-төшемнең туктаусыз явуы сәбәпле автомобиль йөртүчеләрне тизлек режимын арттырмаска чакыра. Хәвеф-хәтәрне чикләп узу өчен тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан да арттырмаска кирәк, ди алар. Шулай ук юл-йөрү кагыйдәсендә күрсәтелгән араны сакларга киңәш ителә. Аеруча, җәяүле кичүе урынына, тукталышларга якынлашканда игътибарлырак булырга кирәк, ди идарә хезмәткәрләре.
-
ЮХИДИ ташламалар (скидка) ясый?! Белми калма!
Синең штрафларың күп, түләргә вакыт тапмыйсыңмы? Гел соңгы көнне барып түлисеңме? Яңа закон синең хәлне җиңеләйтер. 2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган затлар үз штрафларын 20 көн эчендә түләргә өлгерсә, аларга 50 процент ташламалар каралачак. ЮХИДИ штрафларын түләүнең ышанычлы ысулы: 1. Дәүләт...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы тәгәрмәчкә күчәргә киңәш итә
7 октябрьдән Татарстанда һава температурасының кинәт түбән төшүе, яңгыр һәм кар явуы көтелә. Һава торышының бозылуы аркасында юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Шул уңайдан республиканың ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкысына алыштыру эшен кичектермәскә киңәш бирә. Автоинспекторлар шулай ук, кышкы сезонда ипле һәм саграк идарә итәргә кирәклеген дә искәртә....
-
Юл-транспорт һәлакәтен ЮХИДИ вәкиленнән башка гына теркә
Яңа таләпләр нигезендә, авариягә юлыккан затлар мөмкин булган очракта тиз арада машиналарын юлдан алырга тиеш. Кызганыч, күпләр полиция хезмәткәрләреннән башка юл-транспорт һәлакәтен теркәүне ничек башкарырга кирәклеген белми. Шуңа күрә Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе йөртүчеләр өчен махсус ресурс әзерләгән дә инде. Билгеле булганча, 1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде....
-
Татарстан ЮХИДИлары арасында да талантлар бар (видео)
Интернетта пәйда булган әлеге видео тиз ара эчендә популярлык казанды. Әлмәтнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре "чыгышын" мактаучылар да, яманлаучылар да, "Хәзер эштән куылырлар инде", - дип борчылучылар да җитәрлек булды. - Нишләп әле аларны җәзага тартырга? Җырлаган вакытта юл йөрү кагыйдәсен бозмыйлар: куркынычсызлык каешын эләктергәннәр, тизлек арттырмыйлар, юлны күзәтеп баралар, -...
-
Татарстанда “Җәяүлеләр кичү урыны” (“Пешеходный переход”) профилактик чара старт алды
10 - 19 февраль аралыгында Татарстан Республикасында "Җәяүлеләр кичү урыны" ("Пешеходный переход") ункөнлеге уза. Ул җәяүле белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен профилактикалауга юнәлтелгән. Чөнки, 2015 елның гыйнварында гына 117 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аның 6сы үлгән, тагын 120се төрле тән җәрәхәте алган. Җәяүлеләр кичү урынында 47 җәяүле бәрдерелгән, шуның 32се тән...
-
Юл кагыйдәләрен бозучылар җитәрлек
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекторлары, юл кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, шәһәрдә "Тоннель" операциясе үткәрде. Бу көнне машина йөртүчеләрне һәрьяклап тикшерделәр: шоферларның таныклыклары һәм башка документларының тәртиптә булу-булмавы, транспорт чарасының техник торышы, административ штрафлар, йөртүчеләрнең руль артында нинди хәлдә булуына да игътибар иттеләр. Нәтиҗәдә, биш сәгать эчендә 71 беркетмә...
-
Лениногорскида республиканың ЮХИДИ начальнигы булып китте
Шәһәребезнең 14нче балалар бакчасында Татарстан эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов булып китте. Биредә ул балалар юл-транспорт җәрәһәтләрен кисәтүгә багышланган чарада катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин белән берлектә, ул балалар шөгыльләнә торган төркемнәрне...
-
ЮХИДИ башлыгы Лениногорскида кабул итә
15 июльдә 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Лениногорск районы эчке эшләр бүлегендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов гражданнарны кабул итәчәк. Язылу өчен телефон: 2-72-31
-
Лениногорскилылар игътибарына!
Республиканың ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Моны алар һава торышының кискен үзгәрүе белән аңлата. Юлга чыктың икән инде: тиешле тизлекне сайлап, сак хәрәкәт ит.
-
Лениногорскида ЮХИДИ эшчәнлеген тикшерделәр
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы үтте, дип хәбәр итә муниципаль районның рәсми сайты. Аңа ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспекция вәкилләре чакырылган иде. Биредә 2012 елда ЮХИДИ бүлеге тарафыннан башкарылган эшләр, балалар травматизмын киметү һәм Лениногорск-Ивановка-Аккүл авылларына даими...