ЮХИДИ инспекторлары күзгә күренмәскә әйләнәчәк
2016 елда ЮХИДИ инспекторлары юлларда махсус билгеләре булмаган гади автомобильләрдә патрульгә чыга алачак. - Мондый автомобильләр өчен махсус стандартлар кертеп, без әлеге чараларга әзерләнәчәкбез. Булдырып чыгарбыз, дип ышанам, - дип белдерде Россия Эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов. Аның фикеренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулланачак машиналарда утлы-график индикация булмаячак. Тик шуңа да...
2016 елда ЮХИДИ инспекторлары юлларда махсус билгеләре булмаган гади автомобильләрдә патрульгә чыга алачак.
- Мондый автомобильләр өчен махсус стандартлар кертеп, без әлеге чараларга әзерләнәчәкбез. Булдырып чыгарбыз, дип ышанам, - дип белдерде Россия Эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов. Аның фикеренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулланачак машиналарда утлы-график индикация булмаячак. Тик шуңа да карамастан, алар видеорегистрация җайланмалары белән тәэмин ителәчәк. Мондый машиналарда махсус форма кимәгән ЮХИДИ инспекторлары утырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев