ЮХИДИ ташламалар (скидка) ясый?! Белми калма!
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ ташламалар (скидка) ясый?! Белми калма!

Синең штрафларың күп, түләргә вакыт тапмыйсыңмы? Гел соңгы көнне барып түлисеңме? Яңа закон синең хәлне җиңеләйтер. 2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган затлар үз штрафларын 20 көн эчендә түләргә өлгерсә, аларга 50 процент ташламалар каралачак. ЮХИДИ штрафларын түләүнең ышанычлы ысулы: 1. Дәүләт...

Синең штрафларың күп, түләргә вакыт тапмыйсыңмы? Гел соңгы көнне барып түлисеңме? Яңа закон синең хәлне җиңеләйтер.
2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган затлар үз штрафларын 20 көн эчендә түләргә өлгерсә, аларга 50 процент ташламалар каралачак.
ЮХИДИ штрафларын түләүнең ышанычлы ысулы:
1. Дәүләт хезмәтләре порталы аша штраф бармы-юкмы икәнлекне тикшереп торырга;
2. Штраф булуы ачыкланса, аларны дәүләт хезмәтләре порталы, инфомат яки башка ышанычлы банкларда гына түләргә;
3. Ике-өч көн дәвамында махсус базага кереп, штраф турындагы мәгълүматны күзәтергә;
4. Әгәр түләнгән штраф турындагы мәгълүмат махсус базада күренмәсә, әлеге банкларга мөрәҗәгать итәргә (ЮХИДИ идарәсенә түгел).
Ә иң яхшысы штрафларың булмау! Шуңа юлларда сак йөрегез!
http://baltasi.ru/

ЮХИДИ

Нет комментариев