Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГСы мәгълүматлары

Лениногорск районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча гыйнвар аенда 89 бала дөньяга килгән, 112 кешенең үлеме теркәлгән, 37 пар язылышкан, 34 гаилә таркалган, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Бу айда теркәлгән 37 никахның 8 милләтара никахлар, шуларның 3 чит ил кешеләре белән язылышкан. 13 хатын-кыз һәм 14 ир-ат...

Лениногорск районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча гыйнвар аенда 89 бала дөньяга килгән, 112 кешенең үлеме теркәлгән, 37 пар язылышкан, 34 гаилә таркалган, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
Бу айда теркәлгән 37 никахның 8 милләтара никахлар, шуларның 3 чит ил кешеләре белән язылышкан. 13 хатын-кыз һәм 14 ир-ат өчен бу инде беренче генә никах түгел.
34 аерылышучы гаиләнең 30 суд аша, 4 үзара килешү нәтиҗәсендә таркалган. Шулардан 28 гаилә катнаш никахлы булган.
Гыйнварда туган 89 баланың 15 рәсми никахта тормаган әниләрнеке. Бу айда 1 баланы уллыкка алганнар, 9 ир-атның әти итеп танылуы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС