Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды (фоторепортаж)

Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды.

Лениногорскида туып-үскән өлкән лейтенант Дамир Исламов 7 мартта Украинада махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булды. Аның җитәкчелегендәге танк экипажы дошманның дүрт машинасын шартлатты. Әмма сугыш вакытында Исламовның танкы юк ителә, экипаж исән кала алмый. Дамир Исламовка үлеменнән соң 25 мартта Россия Герое исеме бирелде. 29 мартта Дамирны хөрмәтләп җирләделәр. Аңа нибары 25 яшь иде.

Бүген, 13 октябрьдә – Дамирның туган көнендә, ул укыган 6нчы мәктәп ишегалдында аның истәлегенә бюст ачылды. Ә сентябрь аенда, Танкистлар көнендә (Дамир танкистчы иде) ул укыган Казан танк училищесында шундый бюст ачылган иде. 6нчы мәктәптә дә Казан танк училищесы заказы буенча эшләнгән бюст куелды.

Бюстны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, Дамир Исламовның туганнары, дуслары, 6нчы мәктәп укучылары, ветераннар советы әгъзалары, хәрбиләр, юнармиячеләр катнашты.
“Яшь ир-егетләр контракт буенча хезмәт итәргә китә, алар өчен иң мөһиме – Ватанга хезмәт итү, читтә калмау. Бүген дә безнең егетләр өлешчә мобилизация кысаларында хезмәт итәргә чакырыла, ә үз ирекләре белән китүчеләр контрактлар төзүне дәвам итәләр”, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

6нчы мәктәп директоры Ирина Никифорова Дамирны тәртипле, яхшы күңелле, ярдәмгә ашыга торган егет иде дип искә алды. “Дәресләрдә актив булды, тәнкыйтьне дә уңай кабул итте. Иптәшләре белән дус иде, күбесе аның белән дуслашырга тели иде. Дамир мәктәп, шәһәр күләмендә узган һәр спорт чарасында катнашты. 9нчы класска кадәр бокс белән шөгыльләнде. 10-11нче классларда укыганда тренажер залларына йөрде. Аннан казан танк училищесына укырга керде. Хәрби булу хыялы чынга ашты. Тик гомере генә кыска булды”, - ди.

Дамир Исламовның апасы Регина барысына да рәхмәт сүзләре белдерде.

Якын дусты Ренат Шәймөхәммәтов: “ Узган ел бик теләсәм дә Дамирның туган көненә кайта алмадым. Шуннан соң киләсе елга һичшиксез бергә үткәрәчәкбез дип сүз куештык. Бүген менә дустымның туган көне, мин аның бюсты каршында басып торам. Бик тә авыр, бик тә күңелсез...”, - диде.

Чыгыш ясаучылар үз мөрәҗәгатьләрендә бүгенге үсеп килүче буынны югары патриотик сыйфатлар белән тәрбияләргә кирәклеген билгеләп үттеләр.

Бюстка чәчәкләр салдылар, бер минутлык тынлык игълан ителде.

Розалия Мостафина

Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X