Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев дәүләт бүләгенә лаек булды

21 июль көнне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Дәүләт бүләкләре сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, сәнгать, спорт эшлеклеләренә, мәгариф һәм фән өлкәсе вәкилләренә, эре сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш комплексы хезмәткәрләренә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләренә тапшырылды. Алексей Песошин аларның республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте, намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, җирле үзидарә органнарында  озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм зур өлеш кертүе өчен Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән өлешләре өчен" медале белән бүләкләнде.

Рафаэль Мөдәрисовичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!

 

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2106983.htm

Булат Низамеев фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев