1 августтан Лениногорск районында эшләүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмә ала башлаячак
Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлеге гариза кабул итмичә генә төбәктә эшләүче халыкның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә.
Түләүләрнең максималь артуы 3 пенсия коэффициентын тәшкил итәчәк, бу аена 470,28 сумга туры килә. Лениногорск районында бу өстәмә 4 мең 588 кешегә кагылачак, бу хакта Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итә.
“Өстәмәне эш бирүчеләр алар өчен 2025 елда иминият кертемнәрен түләгән эшләүче пенсионерлар алачак. Арттыру картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре алучыларга кагылачак. Вафат булган туендыручының шәхси счетына элегрәк исәпкә алынмаган акчалар кергән очракта, шулай ук туендыручысын югалту буенча түләүләр күләме дә артачак”, - ди ул.
Өстәмә күләме пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы никадәр югарырак булса, өстәмә шулкадәр зуррак. Бүгенге көндә пенсионер рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган булса, бер коэффициентның бәясе пенсия билгеләү елын исәпкә алып билгеләнә.
"Тупланган коэффициентлар турындагы мәгълүматны шәхси счеттан (ИЛС) алынган өземтәдә күреп була, аны "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинет аша җиңел формалаштырырга мөмкин. Август аендагы арттырып исәпләү автомат рәвештә бара, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми», - дип билгеләп үтте Айгөл Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев