1 февральдән ана капиталы индексацияләнде
Бу хакта Социаль фондның ТР буенча бүлегенең ведомство коллегиясе утырышында белдергәннәр.
2024 елның 1 февралендә ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнде.
Беренче балага ана капиталының күләме 630,4 мең сум тирәсе, икенче балага 833 мең сумнан артык тәшкил итәчәк
2020 елдан сертификатлар, яңа туган сабыйга бирелгән индивидуаль шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) кебек үк, актив режимда рәсмиләштерелә. Ике документ та ананың Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев