Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 июльдән Россиядә пенсионерларның өч категориясенең пенсияләре арта

1 июльдән россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясе артачак.

«Прайм» агентлыгы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән моның кемнәргә кагылачагы хакында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа айдан өч категория гражданнарның, шул исәптән июньдә эштән туктаган пенсионерларның да түләүләре арта. Киләсе айдан аларга барлык индексацияләр дә исәпкә алынган пенсия түли башлаячаклар.

Моннан тыш, 80 яшькә җитүчеләрнең дә пенсиясе күтәрелә. Алар ала торган фиксацияләнгән түләү ике тапкыр – 16 мең сумга кадәр арта.

Өченчедән, июнь аенда инвалидлык рәсмиләштергән гражданнарның да фиксацияләнгән түләүләре ике тапкыр күтәрелә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге категорияләргә караган пенсионерларга, Россия Социаль фонды бүлекләренә килеп, гариза тапшырырга кирәкми. Аларның пенсияләре автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев