1 марттан коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары үзгәрде
ЯҢАЛЫКЛАР

1 марттан коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары үзгәрде

Бу хакта лениногорскилыларны «ЖКХ һәм С» үзәге кисәтә.

2026 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Торак кодексының 155 статьясындагы 1 өлешенә  № 177-ФЗ Федераль законы белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. 

Үзгәрешләр торак бина  һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү срокларына кагыла.

2026 елның 1 мартыннан торак бина  һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисап (отчет) аеннан соң килә торган айның 15 нче числосына кадәр ай саен түләнергә тиеш.

 

фото: Лениногорск-информ

 

 

 


Нет комментариев