Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

10нчы мәктәп укучылары җиһазландырылган кабинетларда эшли

10нчы мәктәптә заманча укыту җиһазлары белән химия, физика, информатика кабинетлары ачылды.

Әлеге гамәл “Татнефть” гранты хисабына башкарылды.

2022-2023нче уку елын төгәлләү алдыннан укучылар һәм педагоглар үзгәрешләрне  бәяләделәр.

Мәктәптә үзгәртүләр бик зур масштабта булды: түшәмнәр, идән япмалары, стеналар да яңача. Болардан да әһәмиятлесе – хәзер мәктәп укучылары заманча приборлардан куллана ала. Мәсәлән, химия классында парталарда яңа реактивлар, лаборатория эшләрен башкару өчен кораллар, физика классында яңа вольтметрлар, амперметрлар, үткәргеч схемалары бар.

Информатикада балалар ноутбуклар белән шөгыльләнәләр. Болар барысы да укучыларның, бигрәк тә алдагы тормышларын медицина, IT-технологияләр, экология белән бәйләргә җыенучылар өчен үсеше зур ярдәм.

-    Үзгәрешләр педагогларга балаларның укуга кызыксынуын арттырырга һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда, конкурсларда катнашырга мөмкинлек бирә, - ди 10нчы мәктәп директоры Сиринә Хәйбрахманова.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X