Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

10нчы мәктәп укытучысы Эльмира Димиева республикакүләм конкурстан өченче урын алды

Казанда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында бүләкләү чарасы узды.

Казанда «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Җәмәгать тәрбиячеләре — авыр социаль хәлдә булган яшүсмерләрнең остазлары һәм ярдәмчеләре. Алар балага өйдә,укуда, эш эзләүдә ярдәм итә һәм дөрес тормыш юлына юнәлтә ала. 

Җиңүчеләрне 7 номинация буенча, һәр номинациядә өчешәр призлы урын билгеләп котладылар. Бүләкләрне барлыгы 25 конкурсант алды.

Лениногорск районыннан балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы секретате, баш белгече Эльмира Димиева "Милли традицияләрдә тәрбияләү" номинациясендә өченче урын алды. Диплом һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнде. Ул 10нчы мәктәптә татар теле укыта.

Әлеге конкурс җәмәгать тәрбиячеләре арасында 2012 елдан бирле үткәрелә.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2254930.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев