Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназия укучысы Дамир Динекаев «Сәләт»тә үзен танытты

Монда катнашучылар үзләрен музыка, театр һәм бию өлкәләрендә сынап карый алды.

Күптән түгел Изге Биләр җирендә урнашкан "Сәләт" аланы үзенең тәүге «Иҗат-Биләр Форум» сменасына  республиканың иң сәләтле, татарча гына чыгыш ясаучы  укучыларны кабул итте. Бу балалар арасына районнан бердәнбер укучы –  11нче гимназия укучысы Дамир Динекаев та кергән иде.

Монда катнашучылар үзләрен музыка, театр һәм бию өлкәләрендә сынап карый алды.  Һәр юнәлеш өчен үз эшен өч лаборатория алып барды. Йомгаклау көнендә смена нәтиҗәсе буларак күмәк тырышлык белән башкарган уникаль проект тәкъдим ителде.

Дамир Динекаев үзенең эшен (С.Сөләйманованың "Кеше" шигырен) видеоязмада "Сәләт" яшьләр үзәгенә җибәргән иде һәм менә форумга чакыру алды. Ә лагерьга баргач, 50ләп укучы арасында кастинг үтеп җиңү яулаган. Җиңүчеләр – 10 бала, остазлары ТР Атказанган артисты Искәндәр Нуриҗанов тарафыннан заманча, биюле-җырлы итеп куелган,  Г.Тугайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен 3 көн эчендә сәхнәләштерәләр.

Безнең  Дамир әлеге театральләштерелгән күренештә  Бабай һәм Атаман бүре рольләрен бик оста башкарды. Сүз уңаеннан, өченче ел ул шулай ук җиңү яулап кечкенә Тукай булып уйнаган иде.

Аның конферансье булып уңышлы чыгыш ясавында  Лениногорск Мәдәният сараенда эшләп килүче «Браво» төркеме җитәкчесе Наилә Тәлгатовнаның өлеше зур булса, ә менә  татар телендә ясаган һәр чыгышы, остазы - әбисе Фәридә Зөфәровна (ул да 11нче гимназиядә эшли) тырышлыгы нәтиҗәсе.

Дамир үзе дә талантлы бала, аны "Сәләт"тә инде таныйлар, дуслары да күп, яраталар. Аңа киләчәктә дә югары дәрәҗәләргә ирешеп күп кенә җиңүләр яуларга насыйп булсын.

 

фото: Фәридә Әхмәтшина тарафыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биләр-Сәләт Иҗат-Биләр форум Динекаев Дамир