Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназия укытучысы Венера Сәмигуллина – Бөтенроссия туган тел укытучылары конкурсы җиңүчесе

28-29 мартта Казанда Ф. Аитова исемендәге 12нче гимназиядә туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы үтте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, башта конкурсның читтән торып үткәрелгән этабы булды. Әлеге этапта Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 77 туган тел укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 10 туган тел һәм әдәбият укытучысы катнашкан.
    
Соңгы этап Казанда 28-29 март көннәрендә үтте, анда  50 туган тел (татар, рус, удмурт, мари, мордва, чуваш), татар теле һәм әдәбияты укытучысы ярышты. Укытучылар мастер-класслар күрсәткәннәр, «Гаилә һәм мәктәп» темасына проект яклаганнар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы мартта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды. 11нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Сәмигуллина әлеге конкурсның җиңүчесе булды.

35 елдан артык педагоглык стажы булган Венера Минсәгыйть кызын чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!
Татарстанның атказанган укытучысы Венера Сәмигуллина 1997 елдан 11нче гимназиядә укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

 

фотолар: В. Сәмигуллина тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев