Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

12нче лицей укучылары макулатура тапшырып, хуҗасыз этләргә ярдәм итте

Лениногорскидагы 12нче лицейда ике көн дәвамында макулатура җыю акциясе барды.

Шушы ике көн эчендә лицей укучылары һәм аларның әти-әниләре ярдәмендә 1364 килограмм макулатура җыелган. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

Макулатураны иң күп җыючы класс – 3 А. Алар 285,1 кг җыеп, җиңүче сыйныф булды.

Икенче урынны 2 А сыйныфы алды. Күрсәткечләре - 230,1 кг.

Өченче урынны исә 1 Б һәм 4А сыйныфлары алды. Алар 140,1 кг макулатура тапшырганнар.

Макулатурадан кергән финанс средстволары Лениногорскидагы “Верный друг” волонтерлар төркеменә тапшырылган. Алар билгеле булганча, хуҗасыз калган дүрт аяклы хайваннарга: этләргә, песиләргә ярдәм итәләр.

Соңыннан “Верный друг” төркеме үзләренең социаль челтәрендә 12нче лицей коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде. “Барлык җыелган акчалар – 11 мең сум күләмендәге финанс средстволары безнең карамакта булган дүрт аяклы хайваннарга азык алыр өчен һәм вакцина үткәрер өчен тотылачак. Сез бик зур ярдәм күрсәттегез”, - дип яза “Верный друг” 12нче лицей коллективына.

 

фото: https://vk.com/public212810364?w=wall-212810364_1666

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев