Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

12нче лицейда хәрби-патриотик диктант язачаклар

Диктант Ватан хәрби тарихына багышланачак.

15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә - хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә - 12нче лицейда хәрби-патриотик диктант үткәрелә.

Лениногорскида диктантны оештыручы Гүзәл Миргалиева сүзләренчә, беренче тапкыр уздырыла. "Диктантның төп максаты- Россиянең хәрби тарихы, бөек рус полководецлары һәм  Россия сугышчыларының батырлыгы турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, шулай ук яшьләр арасында патриотизм тәрбияләү", - ди .

Чара офлайн һәм онлайн форматта узачак. Диктант уздыру мәйданчыклары белән  сайтта танышырга мөмкин: https://diktant.znanierussia.ru/.

"Дистанцион форматта теләге булган һәркем  15 ноябрьдән  30 ноябрьгә  кадәр катнаша ала. Катнашу өчен проектның онлайн платформасында теркәлергә кирәк", - ди Гүзәл Миргалиева.

Диктант биремнәре Россия армиясенең танылган хәрби сугышларына һәм җиңүләренә, Россиянең бөек полководецлары тормышына һәм хезмәтенә, шулай ук Россия хәрби тарихы чагылган сәнгать, әдәбият әсәрләренә багышланачак. 60 минут эчендә катнашучыларга 60 сорауга җавап бирергә туры киләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Тулырак мәгълүмат:  5-35-95 телефоны буенча (Гүзәл Наилевна Миргалиева)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев