Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

12нче ТОС уздырган чыршы бәйрәменә килүчеләр мультфильм геройлары белән уйнады

Лениногорскида Яңа ел бәйрәме алдыннан, шәһәрнең төрле почмакларында, микрорайоннарда ишегалды чыршы бәйрәмнәре уздырыла.


Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре әлеге сихри, көтеп алынган яңа ел бәйрәмнәрен уздыра. Беренче булып, 12нче ТОС башлап җибәрде. Володарский урамында урнашкан “Тимер юл” күпфункцияле үзәктә мавыктыргыч тамаша үткәрделәр.

"Яңа ел бәйрәмнәрен бигрәк тә балалар көтеп ала. Безнең дә бәйрәмгә бик күп балалар килде, Станция һәм геофизика микрорайоннарында яшәүче балалар – барысы 50ләп булды”, - ди 12нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова.

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе һәм “Тимер юл” мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театраль тамашага мультфильм геройлары килде. Барысына да таныш булган “Простоквашино” мультфильмыннан иде алар. Матроскин белән Шарик күңелле эстафеталар, уеннар уздырды. Кар бабай да килде. Әлбәттә, кыш бабай белән кар кызы да биредә бәйрәм рухы өстәде.

Балалар аларга шигырьләр дә әзерләп килгән иде.

Ирина Трищанкова әйтүенчә, алар ел саен ике чыршы бизәп куялар икән. “Берсе – мәдәният йорты эчендә булса, икенчесе – урамда, мәдәният йорты янында. Нинди һава торышы булуга карамастан, чыршы тирәсендә бәйрәм итәр өчен шулай эшләнде”, - ди. Ике чыршы бизәүче җәмәгатьчелек үзидарәсе – безнең шәһәрдә берәү генә, ул 12нче ТОС.


Башка территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре дә ишегалды чыршы бәйрәмнәре уздырачак. 25 декабрьдә 9нчы ТОС “Юбилейный” паркында, 26 декабрьдә Широкая урамы, 36нчы А йорт ишегалдында, 27 декабрьдә Кошевой урамы, 23нче йорт ишегалдында була. Башлана 11.00 сәгатьтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев