175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне Казанга кайтарганнар
ЯҢАЛЫКЛАР

175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне Казанга кайтарганнар

Петербургта уздырылган экспертизада Галәвиевнең тулысынча үз акылында булуы ачыкланган.

Быел майда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевне узган атнада Мәскәүдән Казанга кайтарганнар.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта суд-психология экспертизасында булды. Агентлыкка билгеле булганча, Петербургта Галәвиевне тулысынча үз акылында булуын ачыклыйлар.

Илназ Галәвиев ялгыз утыра торган камерага урнаштырылуы билгеле. Аны тәүлек дәвамында күзәтеп торалар.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев