Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 200нче сабый туды

Лениногорск ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 200нче бала тууын теркәде.

8 июньдә ЗАГС бүлегендә Лениногорскиның 200нче сабые тууы теркәлгән.

Әлеге сабый - кыз бала, Ева Мунтяну.   Еваның  әти-әнисе Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында  «Бала тууы» сервисы ярдәмендә файдаланып, сабыйның тууын теркәгәннәр.

ЗАГС бүлеге белгечләре аңлатуынча,  хәзерге вакытта бердәм дәүләт хезмәтләре порталында «Бала тууы» сервисы эшли башлаган. Әлеге сервис ярдәмендә  ата-аналар баланы тулысынча электрон рәвештә, ЗАГС органына барып тормыйча гына терки ала. Монда бер шарт бар: әгәр әни кеше бала тудырган медицина учреждениесенә туу турында электрон медицина таныклыгына ризалык бирсә, аның нигезендә бердәм дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә мөмкин.

Шул ук вакытта туу турында таныклыкны ЗАГС бүлегендә  теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин, туу турында мәгълүмат теркәлгәннән соң автомат рәвештә барлык дәүләт органнарына проактив режимда җибәрелә.

2023 ел башыннан Лениногорск муниципаль районында сервис кысаларында туу турында 33  акт язмасы теркәлгән инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев