2026 ел Тукай елы булачак
Киләсе елда Тукайның тууына 140 ел.
«Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» советы утырышы барышында, совет рәисе Васил Шәйхразиев 2026 елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.
«Безнең Тукайга - 140 яшь. Безнең тәкъдимне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Без, әлбәттә, башка шәхесләргә дә игътибар бирәчәкбез, барлык юбилярларны билгеләп үтәчәкбез һәм төрле чаралар үткәрәчәкбез», - дип ассызыклады ул.
«Милли шура» әгъзалары бу фикерне бертавыштан хуплады.
Чыганак: татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев