Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

2026 елда Лениногорскида мәгариф өлкәсендә инфраструктура буенча эшләр башкарылачак

Ремонтлар көтелә.

2026 елда Лениногорск районында мәгариф өлкәсендә эшләр башкару каралган. 4, 14 нче мәктәпләргә, музыка мәктәбенә, балалар йортына, 13 нче мәктәпнең азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалачак.

Нефть техникумы тулай торагы өчен элеккеге балалар поликлиникасы бинасына да капиталь ремонт ясалачак. Бу әлеге уку йорты студентларына яшәү өчен уңайлы шартлар тудырачак. Бүгенге көндә элеккеге балалар поликлиникасында ремонт эшләре бара.  

Моннан тыш Муниципаль архив, күпфункцияле үзәк, паспорт өстәле биналары капиталь төзекләндереләчәк.

 

фото: ТГ Марат Гирфанов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев