2026 елда пенсияләрне ике тапкыр индексацияләячәкләр
Түләүләр күләме факттагы инфляция дәрәҗәсеннән артып китәргә мөмкин.
2026 елда Россия пенсионерлары арттырылган түләүләрне ике тапкыр – 1 февральдә һәм 1 апрельдә алачак. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов хәбәр итте.
Шул ук вакытта иминият пенсияләренең икенче индексациясе инфляция дәрәҗәсеннән артып китәргә мөмкин. Яңалык шулай ук эшләүче пенсионерларга да кагылачак.
Нилов сүзләренчә, 1 февральдә иминият пенсияләре факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк. Аны хөкүмәт гыйнварда билгели.
1 апрельгә планлаштырылган икенче индексация Социаль фонд мөмкинлекләренә бәйле булачак. Депутат сүзләренчә, әгәр ул узса, түләүләр күләме факттагы инфляция дәрәҗәсеннән артып китәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев