Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

2026 елның иң көчле магнит давылларының берсе Җиргә килде

Биш баллы шкала буенча G3 дәрәҗәсе «көчле» категориясенә карый

3 июнь көнне җирдә G3 дәрәҗәсендәге көчле магнит давылы башланды.

Россия Фәннәр академиясенең Кояш астрономиясе лабораториясе галимнәре мәгълүматларына караганда, ул Кояшта соңгы көннәрдә күзәтелгән плазма чыгарылулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Белгечләр аңлатуынча, биш баллы шкала буенча G3 дәрәҗәсе «көчле» категориясенә карый. Чагыштыру өчен, G1 дәрәҗәсе — зәгыйфь, ә G5 — экстремаль көчле магнит давылы булып санала.

Галимнәр фаразлавынча, бу юлы геомагнитик үзгәрешләр озакка сузылырга мөмкин. Моның сәбәбе — Кояштан соңрак чыккан плазма агымнарының элек чыгарылган матдә белән кушылып, зуррак һәм тотрыклы структура формалаштыруы.

Экспертлар бәяләвенчә, әлеге магнит давылы 2026 елда күзәтелгән иң көчле геомагнитик вакыйгаларның берсе булырга мөмкин. Ул көченә карап елның икенче яки өченче иң көчле давылы исемлегенә керә ала.

 

 https://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев