Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

20нче балалар бакчасы кызлары-малайлары янгын сүндерүчеләр янында кунакта

20нче балалар бакчасының милли төркеменә йөрүче балалар Лениногорск шәһәренең янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Мондый экскурсияләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын сүндерүче һөнәре белән якыннанрак танышырга, шулай ук ут белән эш итү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.

 Барыбыз да әлеге мавыктыргыч экскурсияне көттек һәм әзерләндек. Менә ул көн килде.

 Безне Храмова Елена Валерьевна көтеп тора иде инде. Ул янгын сүндерү часте карамагындагы янгын сүндерү машиналары турында сөйләде. Янгынны сүндерергә кирәк булган махсус костюмнар (Боевкалар) һәм атрибутларны күрсәтте.

Балаларга янгын сүндерү шланглары (рукав) һәм янгын сүндерүчеләргә кирәкле башка инструментлар күрсәттеләр, аларның билгеләнеше турында сөйләделәр. Кешеләрне коткаруда кулланыла торган аппаратларны күрдек, алар төтенле урыннарда кулланалар, хәтта сынап карарга да бирделәр, шлемны да киеп  карарга насыйп булды!

Күпләр руль артында утыра һәм үзен куркусыз янгын сүндерүче итеп тоя алды. Кем белә, бәлки берничә елдан соң егетләрнең берәрсе янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә түгел, ә эшкә килергә мөмкин!

Балалар әлеге экскурсиядән бик зур уңай хисләр алдылар. Мондый чара һәр балага янгын чыгу сәбәпләре һәм гадәттән тыш хәлләрдә (янгын чыкканда) эш итә белү турында белем алырга мөмкинлек бирде. Без, балалар, ата-аналар һәм дә тәрбиячеләр, Лениногорск шәһәре янгын сүндерү булегенең барлык хезмәткәрләренә шундый бай эчтәлекле экскурсия өчен, чын күңелебездән рәхмәтебезне белдерәбез! Яңадан-яңа очрашулар көтеп калабыз!

ЛИЛИЯ АФАНДИЕВА, тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев