Һава торышы.
Татарстанда һәм Казанда иртәгә, 22 июньдә, төнлә һәм көндез урыны белән яшенле көчле яңгыр көтелә. Иртән кайбер районнарда боз яву да ихтимал. Көндез секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил була.
Начар һава торышы шартлары фаразлана сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чаралары турында искәртә:
«Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәргеч линияләре астына качарга ярамый. Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев