24нче тапкыр узучы «Лениногорск йолдызы»нда яңа йолдызчыклар «кабынды»
ЯҢАЛЫКЛАР

24нче тапкыр узучы «Лениногорск йолдызы»нда яңа йолдызчыклар «кабынды»

«Лениногорск йолдызы» балалар иҗаты фестиваленә старт узган елның ноябрь аенда бирелде.

Күптән түгел фестивальнең гала-концерты узды. Финалда 47 йолдызчык чыгыш ясады.

Сәхнәгә төрле номинацияләрдә:  «Хореография», «Вокаль ансамбльләр», «Вокал-соло» һәм «Конферанс»лар чыкты.

Һәрберсендә көндәшлек көчле иде.

Гала-концертка яшь талантларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде. Чыгышлар бер-берсен алыштырып кына торды.

Яшь лениногорскилылар Диплом белән бүләкләнде. 

Гран-прины  «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясаган Александр Васильев алды.

 


Нет комментариев