Казанда «Татнефть-Арена» стадионында Гагарин Кубогы финал сериясенең дүртенче матчы тәмамланды.
Анда «Ак Барс» клубы Ярославльнең «Локомотив» хоккейчыларын кабул итте. Очрашу хуҗалар файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Сериядә исәп тигезләнде – 2:2.
«Ак Барс» составында алкаларны Артем Галимов (34:31) һәм Александр Хмелевский (50:55) кертте.
Киләсе матч 19 майда Ярославльдә узачак.
фото: Салават Камалетдинов
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев