Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ак калфак» оешмасы балалар өчен «Яңа ел маҗаралары» бәйрәме оештырды (+ фотолар)

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасының эш сандыгында шәфкатьле гамәлләр бихисап.

 

 Күптән түгел әлеге сандык тагын игелекле эшләр белән тулыланды. Социаль хезмәт алучы балалар өчен “Яңа ел маҗаралары” дигән искиткеч бәйрәм кичәсе уздырдылар. “Яңа елны олылардан бигрәк, балалар ныграк көтә бит. Социаль тәэминаттагы балаларны шатландырыйк әле дип, “ак калфаклы” кызларым белән әкият персонажлары булып киенеп, чыннан да, могҗизалы кичә уздырдык. Кызлар чын артистлар,молодцы. Тагын да шундый изге эшләр эшләргә язсын бергәләп”, - дип сөйли “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.

Яңа ел бәйрәме “Дари добро” иҗтимагый оешмасы бинасында узган. Бәйрәмгә балалар һәм аларның әти-әниләре дә килә. “Ак калфак” ханымнарына шундый кызыклы кичәләрне уздырырга гына куш. Әнә кай арада киенеп, Регина куян кызына әверелгән.

Юлбарыс ролендә – Рошания ханым, тамашада дөреслекне яклап, бар көчен биреп уйнаган. Убырлы исә нәкъ тә әкият иленнән килгән диярсең, Лилия роленә туры китереп киенгән дә.

Елмаеп кына торган Алсу – Шүрәле ролендә. Кыш бабай белән Кар кызыннан башка Яңа ел бәйрәммени? Җитәкче дә, бөтен эшләргә дәртләндереп, куәтләп торучы Тәслимә Рафикова Кыш бабай булып килде. Ә янында гүзәл, нәфис, үзеннән җылылык өләшүче Кар кызы ролендә – Зилә иде.

Балалар  алар бергә уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, Кыш бабай белән Кар кызына әле шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр.  Соңыннан Кыш бабай капчыгыннан балаларга тәм-томнар өләшеп чыкканнар. Аннан соң балалар бик теләп әкият геройлары белән фотога да төшкән. 

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 30 декабрь санында укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев