Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Аларның хезмәте – зур хөрмәткә лаек

Лениногорскиның сәламәтлек саклау тармагында 700дән артык хезмәткәр эшли.

Зур команда, алар җилкәсендә поликлиника һәм балалар хастаханәсе, медсанчасть һәм бала тудыру йорты, стоматология һәм ашыгыч ярдәм, гериатрия үзәге, Шөгер һәм Иске Куак хастаханәләре, шулай ук 28 фельдшер-акушерлык пункты бар.
Узган атнада Лениногорскиның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Аларны район башлыгы Марат Гирфанов, үзәк хастаханәнең баш табибы Равил Шагиев котлады. Ул көнне 36 медицина хезмәткәре республика, муниципаль һәм ведомство бүләкләрен алды.

Табиб-хирург, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең медсанчасть поликлиникасының бүлек мөдире Тимур Хәсәнов әйтүенчә, хәзер медицинада барысы да камилләште. “Тулысынча программа тәэмин ителешкә күчтек, документ әйләнешен автоматлаштыручы дәүләт мәгълүмат системаларында (ГИС) эшлибез. Пациент турындагы барлык мәгълүматлар бердәм базада саклана. Кирәк вакытта безгә пациентның сәламәтлеге торышы буенча барлык мәгълүмат та ачык”, - ди ул. 
2025-2026 елларда Лениногорск үзәк район хастаханәсе коллективына  25 яшь белгеч кушылды: 5 табиб һәм 20 урта медицина хезмәткәре. 

Медицина хезмәткәрләренең үз көчләре белән әзерләгән бәйрәм концерты үзләренә бүләк булды. Медсанчастьның ашыгыч ярдәм фельдшеры Гүзәл Шәрипова үзе оештырган трио составында җырлар белән хезмәттәшләрен сөендерде. Ул  сәламәтлек өчен һәрвакыт позитивта булу мөһим, ә яхшы кәефкә иҗат та ярдәм итә, дигән фикердә тора. "Рәхәтләнеп чыгыш ясыйм. Башта хезмәттәшләргә бераз гаҗәбрәк тоелган иде, алар бит мине поликлиникада, ак халаттан, кулда шприц яисә дару белән күрергә күнеккән. Хәзер инде алар ияләштеләр”, - ди ул. 

фото: ЦРБ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев