Әлмәт-Лениногорск автоюлы ябылачак
Юл ябылуның сәбәбе - әлеге юлда тимерьюл кичүендә ремонт эшләре башкарылачак.
1 апрельдән Әлмәт муниципаль районында Әлмәт – Лениногорск автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.
Юл 16 апрельгә кадәр ябык булачак.
Машина йөртүчеләр өчен башка юл: Әлмәт – Чупай, Кичү – Кузьминовка, Казан – Оренбург - Мәмәт – Чупай, «Әлмәт – Чупай» - Кичүчат автомобиль юллары сайларга киңәш ителә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән үз маршрутларын алдан планлаштыруны сорыйлар.
Фото: https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2178121.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев