Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә перинаталь үзәк ачылды

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа перинаталь үзәкне карады.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама аръягына эш сәфәре барышында Әлмәттә елына 3,5 мең сабыйга исәпләнгән яңа перинаталь үзәкне карады. Республика җитәкчесе бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә сөйләде.

ТР Рәисе сүзләренчә, перинаталь үзәктә алты шәхси бала тудыру залы, дүрт операция бүлмәсе, «Ана һәм бала» палаталары, уңайлы көтү зоналары бар.

«Әлеге үзәк, йөклелекне планлаштырудан һәм репродуктив технологияләрдән алып катлаулы патологияләр белән туган сабыйларны карау һәм ЭКОга кадәр, республикабызның Көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүнең тулы циклын тәэмин итә!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджерындагы каналында.

ТР Рәисе шулай ук перинаталь үзәк бөтен Кама аръягына хезмәт күрсәтәчәк дип билгеләп үтте – аңа республиканың бу өлешендә яшәүче 110 меңгә якын хатын-кыз беркетелгән инде. Болардан тыш, биредә генетик тикшеренүләр узарга да мөмкин.

«Бу үзәктә туган балаларга, аларның әти-әниләренә, якыннарына бәхетле һәм исән-имин тормыш телим!» – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Медицина үзәгенә килгән республика җитәкчелеге вәкилләре дә, «форсаттан файдаланып, Зариповлар гаиләсен кызлары Ясминәне үзәктән чыгарулары белән котлады», дип өстәде ТР Рәисе.

Үзәк «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча төзелгән.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: max.ru/rustamminnikhanov

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев