Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Алтын каләм» XXX Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале башланды

«Алтын каләм» XXX Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең күчмә программасы рәсми рәвештә старт алды.

Быел 1 июльдән 5 июльгә кадәр «Регата» кунакханәсендә уза торган вакыйгада 75 кеше катнаша, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Күчмә программада катнашучылар Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск, Азнакай, Мамадыш, Нурлат, Чистай, Баулы, Түбән Кама, Биектау, Яңа Чишмә, Лаеш, Чүпрәле, Арча районнарыннан, шулай ук Оренбургтан киләләр. Иң күп гаризалар студентлар медиасы, телевидение, СММ һәм фотожурналистика юнәлешләре буенча узды.

Программа Медиа һәм журналистиканың профессиональ мохитенә тулысынча чуму принцибы белән төзелгән. Ул белем бирү лекцияләрен, командаларда практик эшне, нетворкинг һәм мәдәни блокны берләштерә.

«Алтын каләм» Татарстан медиасферасы өчен яшь кадрлар әзерләү системасының бер өлеше булып тора. Фестивальне тәмамлаучыларның күбесе бүген редакцияләрдә, матбугат хезмәтләрендә эшли, үз медиапроектларын булдыра. Биредә катнашучылар белем генә түгел, беренче һөнәри тәҗрибә дә алалар, командада эшләргә, редакцион карарлар кабул итәргә һәм үз материаллары өчен җаваплылык алырга өйрәнәләр. Мондый проектлар яшьләргә аңлы рәвештә һөнәр сайларга һәм тармакта үз урыннарын табарга ярдәм итә», - дип белдерде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы башлыгы Азат Кадыйров.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев