Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Ана капиталының 10 мең сумга кадәр калган өлешен 5 мең татарстанлы акчалата алды

Ана капиталының калган өлеше гаиләнең мохтаҗлыгына яисә балаларның яшенә бәйсез рәвештә түләнә.

              Ә түләү күләме мөрәҗәгать итү көненә сертификатта калган 10 мең сум күләмендәге фактик суммага туры килә. Бу акчаларны гаилә теләсә нинди максатларга куллана ала.

          Түләүне алу өчен сертификат хуҗасына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирү яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гариза карау срогы 12 эш көне тәшкил итә, шуннан соң акчалар 5 эш көне дәвамында күчерелә.

           Гаризаны тутырганда,  сертификат хуҗасының исәп-хисап счетын күрсәтү мөһим. Акча ир яки  хатынның яисә башка туганнарның исәп-хисап счётына күчерелми. 

          Сертификатта  калган акча  күләмен мөстәкыйль рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинеттагы өземтәгә заказ биреп яисә Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин.

         «Быел беренче балага ана капиталының күләме- 728 921 сум, икенчесенә - 963 243 сум тәшкил итә. Акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларга  белем бирүгә, тупланма пенсиягә яки өч яшькә кадәрге  балага айлык түләүгә кулланырга мөмкин. Сертификатта 10 мең сум күләмендә акча калган очракта, гаилә аны берьюлы ала һәм үзе теләгәнчә куллана ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев