Ана капиталының калган өлешен ничек белеп була? ( Лениногорск Социаль фонды аңлата)
Күп кенә газет укучылар ана капиталында күпме акча калганын ничек белеп була, дип мөрәҗәгать итәләр.
2020 елдан Социаль фонд ана капиталы сертификатын ата-ананың гаризасыннан башка электрон рәвештә генә рәсмиләштерелә.
Сертификат Дәүләт хезмәтләре порталына сертификатны алучының шәхси кабинетына “кертелә”. Ана капиталының калган өлеше турында актуаль мәгълүматны соратып алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталына керергә. «Справки Выписки» бүлеген сайларга, аннары “Ана капиталының калган өлеше турында выписка” бүлегендә “Выписканы алырга” дигән кнопкага басарга.
Шуннан соң ана капиталының калган өлеше турында выписка (өземтә) киләчәк. Файлны сакларга гына кала. Әгәр кәгазь формада кирәк икән, Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев