Апрельдә Әлмәт-Лениногорск автоюлы вакытлыча ябылачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Апрельдә Әлмәт-Лениногорск автоюлы вакытлыча ябылачак

Юл ябылуның сәбәбе - әлеге юлда тимерьюл кичүендә ремонт эшләре башкарылачак.

 1 апрельдән Әлмәт муниципаль районында Әлмәт – Лениногорск автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Юл  16 апрельгә кадә ябык булачак.

Машина йөртүчеләр өчен башка юл: Әлмәт – Чупай, Кичү – Кузьминовка, Казан – Оренбург - Мәмәт – Чупай, «Әлмәт – Чупай» - Кичүчат автомобиль юллары сайларга киңәш ителә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән  үз маршрутларын алдан планлаштыруны  сорыйлар.

 

Фото: https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2178121.htm

 

 


Нет комментариев