Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Август-Лениногорск» агрофирмасы тыл хезмәтчәннәренә район газетларын яздыртты

Игелек эшләү - изге гамәл. Хәзерге вакытта, 2023 елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка язылу барганда, “Подписка бүләк ит” акциясенә кушылу – шулай ук уңай һәм мөһим гамәл.

Районда авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча эш алып баручы “Август-Лениногорск” агрофирмасы белән редакция арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре ныгый. “Август-Лениногорск” агрофирмасы 2023 елның икенче яртыеллыгы өчен авылларда яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларын яздыртты. Әйтергә кирәк, агрофирма әлеге игелекле гамәлне менә берничә елдан бирле башкара, бу хәзер бер матур традициягә кереп бара.  

Райондагы Зәй-Каратай, Керкәле, Яңа һәм Иске Иштирәк, Мөэмин-Каратай, Иске Шөгер, Сугышлы,Урдалы, Ивановка, Мичурин авыл җирлекләрендә яшәүче, ягъни  менә шушы авылларда агрофирма эшчәнлеген алып бара, шушы авылларда гомер итүче тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, актив пенсионерлар – барлыгы 71 кешенең өенә район газетлары киләсе яртыеллыкта киләчәк.

“Август-Лениногорск” агрофирмасы әнә шундый олы бүләк ясады, зур ярдәм күрсәтте. Бу гамәл  башкаларга да үрнәк булып торсын иде. Шунысын да билгеләп үтик: 2022 елдан башлап, һәр яртыеллык саен аграр хуҗалык шулай күпләп яздыртып килә.

Киләсе яртыеллыкта райондашларыбыз газетларыбыздан район яңалыкларын, кеше язмышларын, авыллардагы хәбәрләрне укый алачак, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсен дә һәм агрофирманың эшчәнлеген дә яктыртабыз. Алар күңеленә авыллар якын. Әнә Иске Шөгердә яшәүче Сабира Бәдертдинова “Заман сулышы” газетында авыллар турында укыйм, ди. Аңа – 91 яшь. “Бәләкәй чактан ук колхозда эшләп үскән буын без. Сугыш башлануга әниләргә ияреп, кырга йөри башладык. Әниләр урак белән эшлиләр. Исең китәрлек инде, кул ургычы белән бөтен кырны эшләп чыкканнар бит. Без – бала-чага башак җыеп йөрибез. Авыр заманнар артта калды, аллага шөкер. Хәзер тормышлар бик матур, җитеш. Безне хөрмәтләгәннәре, онытмаганнары өчен рәхмәт яусын”, - ди Сабира апа.

Ул 7нче класстан соң Чистайда педучилищеда өч ел укыган. Аннан аны Шөгергә җибәргәннәр. Балалар бакчасында эшләгән. Сабира апа, күз тимәсен, олы яшьтә булса да, үзе генә тора. “Ике кызым кайтып йөриләр Әлмәттән. Күршеләрем дә бик әйбәт, яхшы кешеләр”, - ди ул.

Бүләк итеп газетка яздырткан кешеләрнең күбесе – олы яшьтә. Нәкъ менә алар сугыш чорында колхозларда кырда эшләп, бар авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Бүгенге матур көннәргә куанып гомер итәләр. Сугышлыдан 94 яшьлек Мәсхүдә әби Тәхавовага да “Заман сулышы” килә, ил-көн яңалыклары белән таныша. Әле әнә сабан туена сөлге җыючылар янына чыгып, аларның җыр-биюләрен күзәтеп торды.

Өлкән буын өчен игътибар һәм хөрмәт, җылы караш – зур бүләк. “Август-Лениногорск” җитәкчелеге моның шулай икәнен яхшы аңлап, эш итә.

 

Фото: Сиринә Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев