Авылда бала табучыларга икеләтә пособиегә Татарстанда 200 млн сумнан артык акча каралган
Татарстанның авыл җирендә яшәү - шарт
Бала тапкан һәм авыл җирендә яки шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга икеләтә пособие түләү өчен 2026 елга Татарстан бюджетында 211,8 млн сум каралган. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, түләүләр күләме икеләтә артты. Беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар хәзер 50 мең урынына 100 мең сум ала. Өченче һәм аннан соңгы балалары туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар-100 мең урынына 200 мең сум. Ике категория өчен дә төп шарт — түләү сорап мөрәҗәгать иткән вакытка кадәр кимендә өч ел Татарстанның авыл җирендә яшәү.
Пособиеләрне арту яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, туучылар санын арттыруга һәм авыл территорияләрендә халыкны беркетүгә юнәлдерелгән.
Түләүне социаль яклау органнарында яки МФЦда рәсмиләштерергә мөмкин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев