Районыбыз авылларында һәм Лениногорск шәһәрендә җыеннар башлана
Быел үзгәрәк уза.
Гадәттә, гыйнвар аенда, яңа ел каникулларыннан соң, традицион рәвештә авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар – җыеннар башланып китә. Аннары авылларда тәмамлангач, шәһәр микрорайоннарында ТОСлар катнашында үткәрелә иде.
Быел исә авыл һәм шәһәр җыеннары бер үк көндә уза, төрле вакытларда үткәрелә. Көндез авыл җирлекләрендә үтсә, кичен шәһәрдәге территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре территориясендә яшәүчеләр очрашуга җыела.
Бүген – 15 гыйнварда авыл җыеннары Кирлегәч һәм Урмышлыда башлана.
Иртәгә – 16 гыйнварда Түбән Чыршылы, Куакбашта була һәм кич белән 17.30да – 12нче ТОС (станция территориясе) “Тимерьюл” күпфункцияле үзәктә җыен уздыра.
17 гыйнварда – Яңа Чыршылыда, Зәй-Каратайда һәм кич белән 8нче ТОС 12нче лицейда узачак.
Авыл җыеннары 28 гыйнварда төгәлләнә, ә шәһәрдә берничә көн соңрак, 31 гыйнварда тәмамланачак.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев