Авылларыбызда  Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы (+Куакбаш авылыннан фоторепортаж)
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылларыбызда Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы (+Куакбаш авылыннан фоторепортаж)

Сабантуй алдыннан уза торган матур йолабыз сакланып килә.

Тиздән Сабантуйлар. 7 июньдә районыбыз авыллары Сабантуй уздырачак. Ә Сабантуй  җитәрәк иң күңелле мизгел – милли бәйрәмгә бүләк җыю, сөлге җыю дип тә атыйлар.

Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп ,  мотоблок  та эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.

Авыл халкы да, бар эшен ташлап, сөлге җыючыларны көтә. Алай гына түгел, урамнарда өстәлләр куеп, чәйләр кайнатып, тәм-томнар белән, коймаклар пешереп каршы алалар.

Куакбаш авылында да бүген – 24 майда күңелле итеп узды бу йола. Мәдәният хезмәткәрләре, кызлар-малайлар белән, авылның үзешчән артистлары белән берлектә авыл урамнарын яңгыратты.

Яшьләр, аеруча да егетләр өздереп татарча биеделәр, кызлар да күбәләктәй очты. Авыл халкы да җырлы-биюле уеннарга кушылды  Гармун тавышы тынмады. Шундый матур, ямьле. 

Сөлге җыюда иң ямьле – ул килен сөлгесен кабул итеп алу. Куакбашта да киленнәр матур сөлгеләр әзерләгән.

Гореф-гадәтләр югалмасын .

фотолар: авыл җирлегеннән

 


Нет комментариев