Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең районның ветеран-педагогы Сөгъдә Ямалтдинова Каюм Насыйрига багышланган беренче персональ энциклопедияне тәкъдим итү чарасында катнашты

Ветеран-укытучыны китап презентациясенә чакырганнар.

2025 елда татар халкы күренекле мәгърифәтче, язучы һәм энциклопедист галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан шактый чараларны билгеләп үтә.

Каюм Насыйрига багышланган беренче персональ энциклопедия нәшер ителү уңаеннан, китапны тәкъдим итү кичәсендә безнең районнан К.Насыйри премиясе лауреаты, Роосиянең мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны, укытучы Сөгъдә Ямалтдинова катнашып кайтты.

Әйтергә кирәк, Лениногорск районыннан, К.Насыйри премиясе лауреатына ия булган бердәнбер кеше – ул Сөгъдә Таһир кызы.

Казанга “Каюм Насыйри энциклопедиясе” дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсенә К.Насыйри премиясе лауреатларын кунак итеп чакырганнар. Чара ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узган. Ветеран-укытучы Сөгъдә Ямалтдинова әйтүенчә, китап тәкъдим итү кичәсенә чакыруларын зур хөрмәт дип кабул иткән һәм чарада катнашып кайтуына бик шат. 

“2010 елда мин К.Насыйри премиясе лауреаты исеме алган идем. Бу китапта премия лауреатлары эшчәнлеге хакында да язылган. Китапны бүләк итеп тә бирделәр. Күренекле галим, безне университетта укыткан Фоат абый Галимуллин белән сөйләшеп утыру да күңелгә җылылык хисләре өстәде”, - ди Сөгъдә Ямалтдинова.

Персональ энциклопедия тугыз тематик юнәлешкә караган, һәрберсе татар дөньясында уникаль К.Насыйри феноменын, аның күпкырлы фәнни-гамәли эшчәнлеген ачуга хезмәт итә алырлык дип фаразланган мәкалә һәм белешмәләрне үз эченә ала. Китапның 466нчы битендә безнең Сөгъдә ханым турында фото белән бераз мәгълүмат куелган.

Әлеге саллы хезмәт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан әзерләнгән. 

40 елга якын гомерен татар мәгарифен үстерүгә лаеклы өлеш керткән Сөгъдә Ямалтдинова мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин мирасына нигезләнгән милли тәрбия бирүгә багышлый. Керкәле мәктәбендә укытканда, Татар дәүләт радиосының күптөрле татарча тапшыруларын өйрәнеп, алардан балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә уңышлы файдалана, шуларга нигезләнеп, “Балкыш тапшыруы” авторлык программасын төзегән ул. Укучыларда иман, әдәп-әхлак тәрбияләүгә зур көч куйган. Керкәле мәктәбендә узучы Җәмит Рәхимов укуларын уздырганда да Сөгъдә ханымның тырышлыгы, аның хезмәте кергәнлеге сизелә иде.

 

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 25 апрель санында укый аласыз.

фотолар: С.Ямалтдинова тарафыннан бирелде

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев