Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле бүлекчәсе узган елга йомгак ясады, бу елга бурычлар билгеләде
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлегендә Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле бүлекчәсе утырышы узды.
Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова һәм бүлекчә әгъзалары катнашты.
Катнашучылар түгәрәк өстәл артында мөһим сөйләшү алып бардылар. Узган ел ахырында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе алышынды, моңарчы Миләүшә Идиятова җитәкчелек иткән булса, хәзер әлеге вазифаны Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова алып бара.
Ләйсән Таһир кызы җирле бүлекчә эшчәнлеге турында сөйләде һәм 2024 елга планнар белән таныштырды.
Мөһим эшләр арасында татар халкының мәдәниятен үстерүгә һәм туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар, конкурслар үткәрү бар.
Район авылларында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы филиалларының эшчәнлеген активлаштыру буенча эш көтелә. Лениногорскиның “Ак калфак " эшчәнлеге турында җирле бүлек җитәкчесе Таслимә Рафикова җентекләп сөйләде.
Шулай ук яшьләр белән эш дәвам итәчәк, бу юнәлеш өчен җаваплы итеп 4нче балалар бакчасының музыка тәрбиячесе Регина Гыйззәтуллина билгеләнде.
Фотолар: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев