Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Бурычларын түләмәгән лениногорскилының машинасы кулга алынган

Лениногорскида яшәүче ир-атның кредит бурычы 1 миллион 300 меңнән артып киткән.

Суд приставлары аңа бурычын түләтү буенча берничә тапкыр хәбәр җибәргән. Әмма бурычлыдан җавап яисә нинди дә булса суммада түләү килмәгән. Өстәвенә ир-ат приставлардан качып йөргән, приставлар исә ул булырга мөмкин булган берничә адрес буенча барып караган, бу бернинди дә нәтиҗә бирмәгән.

Көннәрдән бер көнне хокук сагында торучылар бурычлының автомобиленә тап булганнар.

Автомобиль кулга алынган, акт рәсмиләштерелеп махсус тукталышка җибәрелгән.

Шулай итеп ир-атның 1 миллион 300 мең бурычына төп суммасына тагын 163 мең сумнан артык башкару җыемы өстәлгән. Әгәр ул бурычын түләмәсә, автомобиль бәяләп сатуга чыгарылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев