Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел белем көне 2 сентябрьдә узачак

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанда белем көне дүшәмбе, 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк, чөнки 1 сентябрь ял көненә — якшәмбегә туры килә. Бу хакта брифингта быел 1 сентябрь гамәлдән чыгарыламы дигән соравына җавап биргәндә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җавап бирде.

    «1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Без Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан хат алдык, Белем көне  2 сентябрьгә күчерелә. Шулай булгач, 1 сентябрь безнең балалар өчен гамәлдән чыгарылмый, ул 2 сентябрьдә генә булачак», — дип аңлатты министр.

Димәк,  балалар мәктәпкә гадәттәгедән бер көнгә соңрак барачак.

https://tatarstan24.tv

фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев