Быел районда чираттагы «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел районда чираттагы «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак

“Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра.

“Мәгариф” илкүләм проекты нигезендә, 2024 елда Лениногорск районында иҗтимагый-фәнни юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәге Ивановка мәктәбендә барлыкка киләчәк.

Безнең районда  “Үсеш ноктасы”ның гуманитар һәм цифрлы юнәлештәге үзәкләре Шөгер, Тимәш, Иске Иштирәк мәктәпләрендә, ә иҗтимагый-фәнни юнәлештәге үзәкләр Зеленая Роща, Иске Куак, Куакбаш, Подлесный, Иске Писмән мәктәпләрендә эшли.

Педагоглар үзәктәге җиһазларны белем бирү максатларында актив кулланалар: беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү буенча практик дәресләр үткәрәләр, 9 сыйныфны тәмамлаучыларны химия, биология, физика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлиләр.

 

Р.Мостафина фотосы


Нет комментариев