Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Татарстан лагерьларында балалар ялы программасын финанслау 21 процентка күбрәк

Быел Татарстан лагерьларында балалар ялы өчен бүлеп бирелә торган финанслау күләме 21 процентка күбрәк.

Бук хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде.

«Балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыру – әһәмиятле социаль программа. Ел саен ел дәвамында лагерьларда 200 меңнәк артык бала ял итә. Быел җәйге кампаниядә 175 меңнән артык баланың ялын оештыру планлаштырыла. Ел дәвамында исә лагерьларда 240 меңнән артык бала ял итәчәк, дип көтелә. Программаны финанслау күләме 3 млрд сумнан артык сумманы тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, бу 21 процентка күбрәк», – диде министр.

Кара диңгез яр буенда 5 лагерь эшләячәк. Татарстаннан 6 меңләп бала диңгездә ял итә алачак.

Азат Кадыйров сүзләренчә, лагерьларга 53 мең бушлай юллама әзерләнгән. Алар авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган, төрле олимпиада һәм иҗади фестивальләрдә катнашкан сәләтле балаларга бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 9 меңнән артык баласы да лагерьларда бушлай ял итә алачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев