Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Читтә яшәүче Гөлфия Исхакова якташлары белән күрешергә кайта

Нечкә күңелле, күңеле тулы хисләр.

Гөлфия Исхакова  хәзерге вакытта Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итә, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең язучылар, РФ журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты да әле ул.

Сайтыбызга аның  “Туган якка сәламем” дигән җырлар китабы дөнья күрүе турында язган идек. 

Аннан соң Гөлфия ханымның тагын яңа китабы басылган, " Җанымда яз сулышы" исемле китапка шигырьләр тупланган. Китап 216 битле, Ижау типографиясендә басылган.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бик тиздән Гөлфия Исхакова туган якларына кайта. Мөэмин-Каратайда аның белән очрашу уздырырга ниятлиләр. Шулай ук 22 июньдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә дә аның белән очрашу уздырырга дип планлаштырган.

 

фото: Г.Исхакованың социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев