Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чүте авылында мунча янды

66нчы янгын сүндерү бүлегенә 14 октябрьдә, 20 сәгать 50 минутта Чүте авылында мунча януы турында хәбәр килә.

Хәбәрдә Мир урамындагы йортның берсендә мунчада янгын чыгуы әйтелә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәч, аларны хуҗа каршы ала.

Ишек уелган урыннан мунчаның  януы, куе кара төтен чыгуы күренеп торган. Янгын нәтиҗәсендә кешеләр зыян күрмәгән, ә мунчаның түбәсе, эчке ягы - барлыгы 13 кв.метр мәйдан  янган. Янгынның тирә- күрше биналарга таралу куркынычы булмый.

Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, янгынның сәбәбе - электр җиһазларында кыска ялганыш барлыкка килү.

 

фото: 66нчы янгын сүндерү бүлегеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев