Ел башыннан Татарстанда оешмаларның әйләнеше 9,9 процентка артты
Кече эшмәкәрлек субъектларын исәпкә алып, 2026 елның гыйнвар — апрель йомгаклары буенча Татарстанның барлык оешмаларының гомуми әйләнеше 4,4 трлн сумга җитте.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бу 2025 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 9,9% ка югарырак.
Әйләнеш структурасында 1,4 трлн сум эшкәртү производстволарына туры килгән. Тагын 1,2 трлн сумны күпләп һәм ваклап сату өлкәсендә эшләүче компанияләр тәэмин иткән, шул исәптән автомобильләр һәм мотоциклларны ремонтлауны да кертеп.
Транспорт һәм саклау өлкәсендә предприятиеләр әйләнеше 221,7 млрд сум тәшкил иткән. Төзелештә бу күрсәткеч 187,4 млрд сумга җиткән, ә сәламәтлек саклауда һәм социаль хезмәтләр күрсәтүдә — 45,9 млрд сум.
Вести-Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев